Jump to content

Вики Рамазанны ярата

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
This page is a translated version of the page Wiki Loves Ramadan and the translation is 100% complete.
Welcome to Wiki Loves Ramadan!

Вики Рамазанны ярат – Викимедиа җәмгыяте ел саен оештырган, Вики белем паркы төркеме җитәкләгән халыкара кампания. Проект Җир шары буйлап яшәүче халыкны Рамазан, Ислам мәдәнияте, мирасы һәм традицияләре турындагы белемне Викимедиа проектларында тасвирлау һәм болар аркылы башкалар белән уртаклашуга чакыра.

Вики Рамазанны ярата проекты түбәндәге төп ике чарадан тора:

  1. Контент булдыру – Рамазан, мөселман гадәтләр, мәдәнияте һәм һәйкәлләре турында мәкаләләрне киңәйтү яки баету.
  2. Ачык фото бәйгесе – Рамазан, мөселман архитектурасы, мәдәни традицияләрне һәм җәмгыятьләрнең бергә килүләрен тасвирлаучы ирекле лицензияле сүрәтләрне йөкләүгә җәлеп итү.

Миссиясе һәм кыйбласы

Вики Рамазанны ярата кампаниясенең миссиясе – вики-волонтёр җәмгыятьләрнең Рамазан һәм киңрәк Ислам дөньясы турында югары сыйфатлы, ирекле килеш ирешерлек белемне булдыру-таратуда катнашуга җәлеп итү һәм бу эшчәнлекне активлаштырулары өчен кирәкле шартлар тудыру. Төрле традиция һәм гадәтләрне таныту аркылы, кампания мәдәниятара аңлау-татулыкны ныгыту һәм мирасны киләчәк буыннар өчен саклауны күздә тота.

Проектның кыйбласы – дөньякүләм мөселман мирасының күптөрлелеген һәм уртак аспектларын бәйрәм итү, Рамазан һәм Ислам мәдәнияте турында тулы, күптелле һәм ирекле килеш ирешерлек белем туплагычын булдыру.

Игътибар үзәге аланнар

Вики Рамазанны ярата чарасы чикләрендә түбәндәге тематик өлкәләргә өлеш кертү тәкъдим ителә:

Ислам

Рамазан

Мөселман бина-структуралары

Мөселман һәйкәлләре

Мөселман мәдәнияте

Мөселман язма текстлары

  • Коръән һәм тәфсир
  • Хәдисләр җыентыклары һәм Сөннәт
  • Ислам юриспруденциясе текстлары, фәлсәфәсе һәм теологиясе
  • Бөек мөселман тарихчылары һәм фикер ияләре хезмәтләре

Танылган мөселманнар

Гомуми

  • Мөселман тәкъвиме һәм этикасы
  • Ислам финанслары һәм мәгарифе
  • Исламда хатын-кызлар
  • Диннәр арасы мөнәсәбәтләр һәм Исламның фән-тарихка керткән өлеше

Фотография бәйгесе

Вики Рамазанны ярата фотография бәйгесе һәркемгә ачык. Катнашучылар Рамазанны һәм Ислам мәдәниятен тасвирлаучы сүрәтләрне төшерүгә чакырыла, мәсьәлән:

  • Дини һәм җәмәгатьчелек чаралары
  • Архитектура һәм истәлекле урыннар
  • Мәдәни гадәтләр һәм бәйрәм итүләр

Бар кертелгән материаллар Вики-медиатекасына ирекле лицензияле килеш, һәркемнең ирешә алырлык килеш йөкләнелә. Аеруча кыйммәтлеләре илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә таныла.

Тәэсире

Вики Рамазанны ярата инициативасы белемнең тигез кыйммәтлелеген, мәдәниятара аңлау-татулыкны, Викимедиа хәрәкәте эчендә җәмгыятьләрара хезмәттәшлекне алга сөрә. Кампания чикләрендә язу, фотография һәм хәбәрдәрлекне үстерү чараларын берләштерү Рамазан һәм Ислам мирасын киң, төгәл һәм ирекле килеш танытуны тәэмин итә.

Чыгарылышлар

  • Facebook
  • Twitter
  • YouTube
  • Telegram